Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган.
Изге Рух биргән сәләтләр тѳрле, әмма Рух бер үк.
Без һәммәбез дә: яһүдләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, Мәсих тәненә кушылдык, һәм һәммәбезгә эчү ѳчен шул ук Рух бирелде.
Сәрдәйс бердәмлегенең фәрештәсенә яз: «Аллаһының җиде рухы һәм җиде йолдызы булган Зат болай дип әйтә: Синең эшләреңне беләм; син тере исемен йѳртәсең, әмма син үле.
Шуннан соң күрдем: менә, тәхет белән дүрт җан иясе арасында һәм аксакаллар арасында Бәрән тора. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мѳгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – бѳтен җиргә җибәрелгән Аллаһы рухлары.