Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Откровение
Параллельные места
Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Пилат Аңа:– Димәк, Син – Патша? – диде.Гайсә җавап биреп:– Син Мине Патша дип әйтәсең. Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү ѳчен тудым, Мин шуның ѳчен дѳньяга килдем дә. Хакыйкатьтән булган һәркем Мине тыңлый, – диде. Шулай итеп, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була. Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гѳнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте. Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең ѳчен Үз тормышын бирде. Ул – тәннең Башы, ә тән – Аңа иман итүчеләр бердәмлеге; һәрнәрсәдә беренче булсын ѳчен Ул – Башлангыч, үледән тереләселәр арасыннан иң беренче булып торган, Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. Лаудикея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: «Амин дип аталган тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы булган Зат болай дип әйтә: Мин аңа: «Әфәндем, син беләсең», – дидем. Ул миңа әйтте: «Алар зур газап кичереп килгәннәр һәм киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар. Аның киемендә һәм ботында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» дигән исем язылган.
Откровение
Выбор основного перевода