Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Йолдызчылар, ѳйгә кергәч, анасы Мәрьям белән Баланы күрделәр. Бала каршында сәҗдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Аңа алтын, ладан һәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр. Бу хезмәтче патша каршында йѳзтүбән капланып әйткән: «Бурычымны кѳтче! Мин сиңа барын да кайтарып бирәчәкмен!» шулай итеп, аның йѳрәк серләре барысына ачылыр, һәм ул: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән», – дияр һәм сәҗдә кылып Аллаһыга табыныр. егерме дүрт аксакал, тәхеттә Утыручы каршында йѳзтүбән капланып, мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм таҗларын тәхет алдына салып куялар һәм болай диләр: Дүрт җан иясе: «Амин», – дип әйтә иделәр, һәм аксакаллар йѳзтүбән капланып сәҗдә кыла иделәр. Тәхет тирәли, аксакаллар һәм дүрт җан иясе тирәли баскан фәрештәләр тәхет алдында йѳзтүбән капландылар һәм Аллаһыга сәҗдә кылып әйттеләр: Аннары, Аллаһы алдында үз тәхетләрендә утыручы егерме дүрт аксакал, йѳзтүбән капланып, Аллаһыга сәҗдә кылдылар һәм Аннары, егерме дүрт аксакал һәм дүрт җан иясе йѳзтүбән капланып, тәхеттә утыручы Аллаһыга: «Амин! Раббыны мактагыз!» – дип, сәҗдә кылдылар. Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аякларына егылдым, әмма ул миңа әйтте: «Кара аны, болай эшләмә! Мин синең һәм Гайсәнең шаһитлеге булган имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Чѳнки Гайсәнең шаһитлеге пәйгамбәрләрне рухландыра». Мин, Яхъя, боларны ишеттем һәм күрдем. Мин ишеткәч һәм күргәч, сәҗдә кылырга дип, боларны күрсәтүче фәрештәнең аякларына егылдым.
Выбор основного перевода