Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Бәлки күбрәк җәһәннәмдә җанны да, тәнне дә һәлак итә алучы Аллаһыдан куркыгыз!
Шуннан соң Петер Гайсәгә мѳрәҗәгать итте:– Менә без, бѳтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның ѳчен безгә нәрсә була?
– Сезгә хак сүз әйтәм: бѳтен дѳнья яңаргач, Адәм Улы шѳһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике кабиләсе ѳстеннән хакимлек итеп, унике тәхеткә утырачаксыз.
Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йѳз тапкыр күбрәк алачак һәм аңа мәңгелек тормыш биреләчәк.
Әмма беренче булганнарның күбесе ахыргы булырлар, ә ахыргылары исә беренче булырлар.
Петер исә әйтте:– Менә без, булган нәрсәләребезнең бѳтенесен калдырып, Сиңа иярдек.