Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр ике шәкерте белән шул ук урында торганда, узып баручы Гайсәне күреп:– Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде. Ике шәкерт, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсә артыннан киттеләр. Гайсә исә, артына әйләнеп карап һәм аларның арттан килүен күреп:– Сезгә нәрсә кирәк? – диде.Алар Аннан:– Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.) Гайсә аларга:– Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде.Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, Аның кайда яшәгәнен күрделәр һәм ул кѳнне Аның янында калдылар. Яхъя пәйгамбәрнең Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икенең берсе Шимун Петернең энесе Әндри иде. Ул, иң элек абыйсы Шимунны табып, аңа:– Без Мәсихне очраттык, – диде һәм Шимунны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сѳртелгән Зат дигән мәгънәдә.) Гайсә исә, Шимунга карап:– Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсың, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.)
Выбор основного перевода