Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Әфәнде! Минем хезмәтчем ѳйдә параличтан бик нык газапланып ята. Ә инде кич җиткәч, Гайсә янына җенле булган күп кешеләрне китерделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм бѳтен авыруларны савыктырды. Гайсә аргы як ярдагы Гәдара җиренә килгәч, каберләр арасыннан Аңа каршы җенле ике кеше килеп чыкты. Алар шундый усал булган ки, хәтта ул юлдан һичкем үтә алмаган. Ә кѳтүчеләр исә торып чаптылар. Алар шәһәргә йѳгереп кайтып, барысы хакында сѳйләделәр. Җенле кешеләр белән дә ни булганын хәбәр иттеләр. Берничә кеше паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Аңа китерделәр. Гайсә, аларның ышануларын күреп авыруга әйтте:– Кыю бул, бала! Синең гѳнаһларың кичерелде! Ләкин сез хәзер Адәм Улының җирдә гѳнаһларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез!Һәм Гайсә паралич суккан кешегә:– Тор, үзеңнең ятагыңны алып, ѳеңә кит! – диде. Ә инде кич җитеп, кояш баегач, Гайсәгә барлык авыруларны, җенле кешеләрне китерделәр. бу хәбәр белән бѳтен тирә-якны йѳгереп әйләнделәр. Гайсәнең кай җирдә тукталганын ишетеп, шул урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар. Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды. Бу хәлне күргән кешеләр аларга җенле булган ирнең савыктырылуы хакында сѳйләп бирделәр.
Выбор основного перевода