Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, бѳтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йѳрде. Гайсә Үзенең янына унике шәкертен чакырып алып, аларга шакшы рухларны куып чыгару һәм тѳрле авырулардан, тѳрле чирләрдән савыктыру вәкаләте бирде. Кәпәрнаумга килгәч, шимбә кѳн туу белән, Гайсә һәм Аның шәкертләре гыйбадәтханәгә бардылар һәм Гайсә ѳйрәтә башлады. – Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе. Гайсә шулай җеннәрне куып, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сѳйләп, бѳтен Гәлиләя җирендә йѳрде. Ул аларның гыйбадәтханәләрендә ѳйрәтте, һәм барысы да аны мактады. Ул яһүдләр җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сѳйләп йѳрүен дәвам итте. Аллаһының насаралы Гайсәне Изге Рух һәм кодрәт белән майлаганын, Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Аның, яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йѳргәнен сез беләсез.
Выбор основного перевода