Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Без Ибраһим нәселеннән, – диделәр алар Аңа, – һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ничек соң Син: «Ирекле булырсыз», – дисең? Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма, Минем сүзләремә сездә урын булмаганга күрә, сез Мине үтерергә йѳрисез. Алар, җавап биреп:– Безнең атабыз – Ибраһим, – диделәр.Гайсә аларга әйтте:– Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен эшләр идегез. Туганнар! Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыга табынучы башка кешеләр! Коткарылу хакындагы бу хәбәр безгә җибәрелде. Чѳнки тышкы яктан гына яһүд булган – чын яһүд түгел, һәм тәндә генә булган сѳннәтләнү чын сѳннәт түгел. Әмма эчке яктан яһүд булган гына чын яһүдтер; һәм язылган канун түгел, бәлки, Рух китергән, йѳрәк түрендә булган сѳннәт кенә чын сѳннәттер. Мондый кешегә мактау кешеләрдән түгел, бәлки Аллаһыдан килә. Халкыбызның нәсел башлыгы Ибраһим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соң? Әле сѳннәтсез чакта, ышануы белән ул хак саналды. Аның сѳннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Шулай итеп, Ибраһим, сѳннәтләнмәгән булсалар да, барлык иман итүче, хак саналучы кешеләрнең рухи атасы булды. Ибраһим – шулай ук сѳннәтлеләрнең дә атасы, ягъни, сѳннәткә утыртылып кына калмыйча, атабыз Ибраһимның әле сѳннәтләнмәгән чакта йѳргән иман сукмакларыннан йѳрүчеләрнең атасы. Аллаһының вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын ѳчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраһим токымының һәммәсе ѳчен дә: канунны тотучылар ѳчен генә түгел, бәлки аның кебек иман итүчеләр ѳчен дә ышанычлы. Чѳнки, Изге язмада «Мин сине күп халыкларның атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраһим – безнең һәммәбезгә ата. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче Аллаһыга ышанган Ибраһим – Аның каршында безнең барыбыз ѳчен дә ата.
Выбор основного перевода