Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Елан кавеме! Явыз була торып, сез ничек яхшы сѳйләшә аласыз? Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була. Сез – еланнар һәм елан токымы! Сез хѳкемнән һәм җәһәннәмнән ничек качарга уйлыйсыз? Ул кѳннәрдә йѳкле һәм бала имезүче хатыннарга кайгы! Чѳнки бу илгә зур афәт һәм бу халыкка нәфрәт киләчәк: Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртѳрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара. Шуңа күрә, хәзер, Аның түгелгән каны белән акланган дип игълан ителгәнгә, Аның аркылы Аллаһының ачуыннан без тагын да ныграк котылачакбыз. Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чѳнки шулар аркасында итагатьсезләргә Аллаһының ачуы килә. Менә шулар ѳчен Аллаһының ачуы килә. Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сѳйлиләр. Шулай ук, хак һәм тере Аллаһыга хезмәт итү ѳчен, Аллаһы Углының – Гайсәнең – күкләрдән килүен кѳтү ѳчен потларны калдырып Аллаһыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаһы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак. шундый бѳек коткарылу белән исәпләшмәсәк, җәзадан без ничек котылып калырбыз соң? Раббы Үзе кешеләргә бу хакта беренче булып хәбәр җиткерде. Һәм Раббы әйткәнне ишеткән кешеләр бу коткарылуның чын булуын безгә исбат иттеләр. Һәм алар әйттеләр: «Ѳстебезгә авып тѳшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йѳзеннән һәм Бәрәннең ачуыннан яшерегез! Чѳнки Аларның бѳек ачу кѳне килде. Моңа каршы кем тора алсын?»
Выбор основного перевода