Мин Аны белми идем, ләкин, Ул Исраил халкына билгеле булсын ѳчен, суга чумдырырга килдем.
Яхъя пәйгамбәр шаһитлек биреп, ѳстәп әйтте:– Мин Рухның күгәрчен рәвешендә Гайсәгә иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрдем.
Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде.
Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул – Аллаһы Улы.