Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп, утка ташлыйлар. Тиле бодайны җыеп, утта яндырган кебек, дѳнья беткәндә дә шулай булачак. Ул мондый гыйбрәтле хикәя сѳйләде:– Берәүнең йѳзем бакчасында инҗир агачы үскән. Бервакыт ул бакчага килгән һәм агачтан җимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган. Һәм бакчачыга әйткән: «Менә ѳч ел инде мин шушы инҗир агачының җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни ѳчен ул урын алып тора?» Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын, бәлки киләсе елда җимеш бирер? Ә юк икән, ул чакта кисеп ташларга кушарсың». Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә андый ботакларны җыялар да утка ташлыйлар һәм яндыралар. Безнең иман итүчеләр, башкаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын ѳчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга ѳйрәнсеннәр. Аларның тормышлары файдасыз булмасын.
Выбор основного перевода