Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Яхъя пәйгамбәр Аның хакында шаһитлек биреп:– «Миннән соңрак Килүче миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде» дип сѳйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте. Яхъя аларга:– Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора. Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде. Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде. Яхъя суга чумдырды, ә сез, берничә кѳн үткәч, Изге Рухка чумдырылырсыз. Иман итүчеләр арасында ялкын телләре кебек телләр күренде һәм ул телләр аларның һәрберсенә берәрләп кунды. Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар. Шулвакыт мин Раббының: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз», – дигән сүзләрен хәтергә тѳшердем. – Яхъя кылган чумдырылу гѳнаһларыннан тәүбә итүче кешеләр ѳчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә ѳндәде, – диде аларга Паул. Чѳнки, Изге язмада язылганча, «Инде күп калмады, һәм килергә тиешле Зат озак кѳттерми киләчәк.
Выбор основного перевода