Шулай дигәннән соң артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аның Гайсә икәнен танымады.
Гайсә аңа:– Сеңлем! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип әйтте.Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап:– Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсаң, кая куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.
Гайсә аңа:– Мәрьям! – диде.Ә ул әйләнеп карап, яһүдчә:– Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне аңлата.)
Гайсә аңа:– Миңа кагылма, чѳнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм», – диде.
Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп:– Мин Раббыны күрдем, – диде һәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сѳйләп бирде.