Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Матфея
Параллельные места
Әмма, Мине терелтеп торгызылганнан соң, Мин Гәлиләягә сездән алда барырмын, – дип әйтте. Тизрәк барып, шәкертләренә: «Гайсә үледән терелтеп торгызылды! Ул сездән алда Гәлиләягә бара. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә моны әйтер ѳчен килдем. Ә Аның унбер шәкерте исә Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте. Әмма Мине үледән терелтеп торгызылганнан соң, сез Гәлиләягә килгәнче, Мин анда булырмын. Гайсә аңа:– Миңа кагылма, чѳнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм», – диде. Шушы хәлләрдән соң Тибериас диңгезе буенда Гайсә шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды: Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй уллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә иделәр. Шимун Петер:– Балык тотарга барам, – дигәч, калган шәкертләр аңа:– Без дә синең белән барабыз, – диделәр.Алар кѳймәгә утырып, йѳзеп киттеләр, әмма ул тѳнне һичнәрсә тота алмадылар. Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аның Гайсә икәнен танымадылар. Гайсә аларга:– Егетләр! Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – диде.Алар Аңа:– Юк, – дип җавап бирделәр. Ул аларга:– Ятьмәне кѳймәнең уң ягына салыгыз, тотарсыз, – диде.Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар. Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте Петергә:– Бу – Раббы, – диде.«Бу – Раббы», – дигәнне ишеткәч, Шимун Петер, ѳс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде. Ярдан йѳз кырык аршын чамасы гына ераклыкта булган башка шәкертләр, кѳймә белән килеп, балык белән тулган ятьмәне сѳйрәп ярга алып чыктылар. Ярга чыккач, алар икмәкне һәм учакта яткан балыкны күрделәр. Гайсә аларга:– Тоткан балыкларыгызның беразын монда алып килегез, – диде. Шимун Петер зур балыклар белән тулган ятьмәне ѳстерәп җиргә чыгарды. Анда йѳз илле ѳч балык бар иде. Балыкның шундый күп булуына да карамастан ятьмә ертылмады. Гайсә аларга:– Ашарга килегез, – диде.Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» – дип сорарга батырчылык итмәде, чѳнки алар Аның Раббы икәнен белделәр. Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга ѳләште, шулай ук балыкны да алып аларга бирде. Бу инде Гайсәнең, үледән терелтелгәннән соң, шәкертләренә ѳченче тапкыр күренүе иде. Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән:– Яхъя улы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады.Петер Аңа:– Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.Гайсә аңа:– Минем бәрәннәремне кѳт, – диде. Гайсә икенче мәртәбә:– Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.Петер Аңа:– Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.– Минем сарыкларыма кѳтүче бул, – диде. Ѳченче мәртәбә Ул аннан:– Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, ѳченче мәртәбә соравына кѳенеп, Аңа:– Раббым! Син бѳтенесен беләсең. Син яратуымны да беләсең, – дип җавап бирде.Гайсә аңа:– Минем сарыкларымны кѳт, – диде. – Сиңа хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзеңне-үзең билбаулап, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җиреңә алып барыр. Ул бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа:– Минем артымнан бар, – диде. Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килүен күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Раббым! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» – дип сораган шәкерт иде. Петер, аны күргәч, Гайсәдән:– Раббым! Аның белән нәрсә булачак? – дип сорады. Гайсә аңа:– Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар? Син Минем артымнан бар, – диде. Шуңа күрә кардәшләр арасында: «Ул шәкерт үлмәячәк», – дигән сүз таралды. Әмма Гайсә: «Үлмәячәк», – димәде, ә: «Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар?» – диде. Чѳнки, Аллаһы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын ѳчен, Аллаһы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук Үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә. Кешеләрне изге итүче Гайсә һәм Ул изге иткән кешеләр – икесе дә бер үк Атадан. Менә ни ѳчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый.
От Матфея
Выбор основного перевода