Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Матфея
Параллельные места
Атам бѳтенесен дә Миңа тапшырды. Улын Атасыннан башка һичкем белми. Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми. Миңа һәммәсе дә Атам тарафыннан бирелде; Улының кем икәнен Атасыннан башка беркем дә белми, һәм Атасының кем икәнен Улыннан һәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми. Ата Үзенең Улын ярата һәм бар нәрсәне Аның кулына тапшырган. Гайсә Атаның һәрнәрсәне Аның кулына биргәнен һәм Үзенең Аллаһыдан килеп Аллаһы янына китүен белгәнгә, Син Аңа биргән кешеләрнең барысына да Ул мәңгелек тормыш бирсен ѳчен, Аңа бѳтен кешеләр ѳстеннән хакимлек бирдең. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртѳрле югары кѳчләр ѳстеннән бу дѳньяда гына түгел, бәлки киләчәк дѳньяда да һәртѳрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә. Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды һәм иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Аны бар нәрсә ѳстеннән Баш итеп куйды. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде. Ул күккә ашты һәм Аллаһы янында иң мѳһим урында тора. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр Аңа буйсынган.
От Матфея
Выбор основного перевода