Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар Иерусалимга бара торган юлдан баралар иде. Гайсә алда барды, шәкертләре хәйран калган хәлдә, ә артларыннан баручылар куркынган хәлдә иделәр. Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, Үзе белән нәрсә буласы хакында сѳйли башлады. Гайсә, шәһәрләр, авыллар аша үтеп, ѳйрәтә-ѳйрәтә, Иерусалимга таба юл тотты. Иерусалимга барышлый, Ул Самарея белән Гәлиләя ѳлкәләрен чикли торган җир буйлап үтте. Гайсә, унике шәкертен янына чакырып алып, аларга әйтте:– Без Иерусалимга менеп барабыз, һәм пәйгамбәрләр тарафыннан Адәм Улы хакында язылганнарның барысы да тормышка ашачак. Кешеләр моны тыңлаганда, Гайсә сүзен дәвам итеп, бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде, чѳнки Ул озакламый Иерусалимга килеп җитәчәк иде, һәм алар, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар. Шул сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә, башкалар алдыннан барып, Иерусалимга таба юлын дәвам итте.
Выбор основного перевода