Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аннары Гайсә икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, аны сындырды һәм шәкертләренә бирде.– Бу – Минем сезнең ѳчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез, – диде Ул. Ул, алар белән бергә ѳстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шѳкрана кылганнан соң, аны сындыргалап шәкертләргә бирде. Иман итүчеләр һәрвакыт рәсүлләрнең ѳйрәтүләрен кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар һәм бергәләп дога кылдылар. Паул янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, таң атканга кадәр, шәкертләр белән сѳйләшеп утырды һәм иртә таңнан юлга чыкты. Шулай дигәч, Паул, икмәкне кулларына алып, Аллаһыга шѳкрана кылды һәм сындырып ашый башлады.
Выбор основного перевода