Шимун Петер исә, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды:– Раббым, кит минем янымнан, мин гѳнаһлы кеше.
Янына килеп, шәкертләр Гайсәне уяттылар.– Ѳйрәтүче! Ѳйрәтүче! Батабыз! – дип кычкырдылар алар.Ә Гайсә исә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды. Бар да туктады һәм тынлык урнашты.
Гайсә:– Кем Миңа кагылды? – дип сорады.Барысы да инкяр иттеләр. Петер:– Ѳйрәтүче! Сине урап алганнар. Бар яктан кысрыклыйлар! – диде.
кѳчле тавыш белән:– Гайсә, Ѳйрәтүче, безгә шәфкать күрсәтче! – дип кычкырдылар.