Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз! Кешеләр сезгә: «Кара, Ул анда», яки: «Кара, Ул монда», – диярләр; беркая да бармагыз, алар артыннан чапмагыз. Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чѳнки шулар аркасында итагатьсезләргә Аллаһының ачуы килә. Сезнең башкаларга илтифатлы булуыгыз һәркемгә мәгълүм булсын. Раббы якынлаша. Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Чѳнки зур чуалыш булмыйча һәм һәлакәткә хѳкем ителгән канунсызлык кешесе ачылмыйча торып, Раббының килү кѳне җитмәячәк.
Выбор основного перевода