Кѳне-тѳне Үзен ярдәмгә чакыручы Үзе сайлаганнарны Аллаһы якламасмыни? Ул түзеп тора алырмы?
Һәм алар гына түгел, Аллаһы бүләкләренең беренчесе булган Изге Рухка ия булып, Аллаһының безне Үз балалары итүен, тәнебезнең азат ителүен кѳтеп, без дә эчебездән сыкранабыз.
Боларның барысын да эшләгез, чѳнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп җитте. Чѳнки иман китергән вакытка караганда, хәзер котылуыбыз якынрак.
Һәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз!