Ләкин ул хезмәтче начар булса һәм: «Хуҗам тиз генә кайтмас әле», – дип уйлап,
Әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу һәм башка теләкләр аларга үтеп кереп, ишетелгән сүзне басып китәләр һәм сүз уңыш бирми.
Ә инде шул хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне дә, хатыннарны да кыйный, үзе ашап-эчеп исерә башласа,
Нух кѳймәгә кергән кѳнгә кадәр кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, ѳйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Ул кѳймәгә кергәннән соң, туфан килеп барысын да һәлак иткән.
Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар.
Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк.