74
Дошманнарыбыз кулыннан котылгач,гомеребезнең барлык кѳннәрендә,бернәрсәдән курыкмыйча,Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып,без Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен,Аллаһы шулай итеп безнең ата-бабаларыбызгашәфкать күрсәтте,Үзе тѳзегән изге килешүне –атабыз Ибраһимга биргән антын –исендә тотты.
Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: «Абба, Әти», – дип Аллаһыга мѳрәҗәгать итәбез.
Гѳнаһтан азат ителгәч, тәкъвалык коллары булдыгыз.
гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр ѳчен, Үзе дә кешеләр кебек булды.
Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр.