Ягъкуб – Мәрьямнең ире Йосыфның әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды.
Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланган.
– Мин – Җәбраил, мин Аллаһыга хезмәт итәм. Мин сиңа менә шушы куанычлы хәбәрне белдерү ѳчен җибәрелдем.
Йосыф исемлеккә теркәлергә үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Мәрьям авырлы иде.