Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Луки
Параллельные места
Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланган. Әмма ул ниятләгәч, тѳшендә аның янына Раббы фәрештәсе килде һәм:– Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Ул карынында йѳрткән бала Изге Рухтан уздырылган. Сынаучы иблис, Аның янына килеп:– Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, бу ташлар икмәк булсыннар, дип боер, – диде. – Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе. Ул бѳек булачак, Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, Ул аларга:– Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дѳньяныкы, Мин бу дѳньяныкы түгел, – диде. Исраилгә тәүбә итү һәм гѳнаһлары кичерелү мѳмкинлеген бирү ѳчен, Аллаһы Аны Хаким һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде. Бу Яхшы хәбәрдә Аның Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаһы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих. Аллаһы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр һәм күп тѳрле сѳйләде. Улы турында исә: «Йа Аллаһым, Патшалыгың мәңгелек; Синең хакимлегең гадел, – ди.
Выбор основного перевода