Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Луки
Параллельные места
Аллаһы Улы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнең башы. Орлыкларның ташлы туфракка тѳшүе исә: кешеләр сүзне ишетәләр, аны шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганлыктан, ышанулары кыска вакытлы була, һәм алар сынау вакытында чигенәләр. Ә орлыкларның уңдырышлы җиргә тѳшүе исә: сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән ул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр. Сез дә шаһитлек бирерсез, чѳнки сез баштан ук Минем белән булдыгыз. Ә безнең тѳп эшебез дога кылу һәм сүз белән хезмәт итү булыр. Таралышкан мәсихчеләр, кайда гына булсалар да, вәгазь сѳйләп йѳрделәр. Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә таралышкан иман итүчеләр, яһүдләргә генә вәгазьләп, Фойникә ѳлкәсенә, Кипрга һәм Антиухея шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Үзем дә ѳлкән, Мәсих газапларының шаһите һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы ѳлкәннәргә ялварам: Без сезгә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сѳйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, бәлки Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сѳйләдек. Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән һәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында язабыз. шундый бѳек коткарылу белән исәпләшмәсәк, җәзадан без ничек котылып калырбыз соң? Раббы Үзе кешеләргә бу хакта беренче булып хәбәр җиткерде. Һәм Раббы әйткәнне ишеткән кешеләр бу коткарылуның чын булуын безгә исбат иттеләр.
Выбор основного перевода