Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртѳрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара. Ләкин кирелегең һәм тәүбә итәргә теләмәгән йѳрәгең аркасында син Аллаһының гадел хѳкеме ачылачак ачу кѳненә җәзаңны арттырасың. Ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча, явызлык артыннан баручылар ѳстенә Аллаһы Үз ачуын һәм ярсуын тѳшерәчәк. Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сѳйлиләр. Шулай ук, хак һәм тере Аллаһыга хезмәт итү ѳчен, Аллаһы Углының – Гайсәнең – күкләрдән килүен кѳтү ѳчен потларны калдырып Аллаһыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаһы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак.
Выбор основного перевода