Чѳнки Аллаһы дѳньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын ѳчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын ѳчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде.
Үзенең Улын кызганмыйча, Аны безнең һәммәбез ѳчен биргән Аллаһы, Аның белән бергә һәрнәрсәне безгә бүләк итеп бирмәс микәнни?
Чѳнки Мәсих, безне Аллаһы янына алып бару ѳчен, гѳнаһлы кешеләр урынына гадел Кеше буларак, гѳнаһларыбыз ѳчен бер тапкыр үлде. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте.