Гайсә безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлемгә тапшырылды һәм, без Аллаһы тарафыннан аклану алсын ѳчен, үледән терелтелде.
Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде.