Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Менә син үзеңне яһүд дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһы белән мактанасың, Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме? Һичбер кеше Аллаһы алдында мактанмасын дип, дѳньяның мѳһим саналганнарын юкка чыгару ѳчен, Ул дѳньяның әһәмиятсез дип исәпләнгәннәрен һәм кимсетелгәннәрен сайлап алды. Әмма хәзер Аллаһының гамәле аркылы сез Мәсих Гайсәдә торасыз. Ул – безнең ѳчен Аллаһыдан килгән зирәклек булды. Гайсә аша без хаклык, изгелек һәм азатлык алабыз. Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын». Бу – кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын.
Выбор основного перевода