Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аллаһының вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын ѳчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраһим токымының һәммәсе ѳчен дә: канунны тотучылар ѳчен генә түгел, бәлки аның кебек иман итүчеләр ѳчен дә ышанычлы. Чѳнки, Изге язмада «Мин сине күп халыкларның атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраһим – безнең һәммәбезгә ата. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче Аллаһыга ышанган Ибраһим – Аның каршында безнең барыбыз ѳчен дә ата. Шуңа күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мѳнәсәбәте урнаша. Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гѳнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте. Чѳнки сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Бу сезнең үзегездән түгел, бәлки Аллаһы бүләге.
Выбор основного перевода