Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Чѳнки Яхшы хәбәр Аллаһының кешеләрне иман аша һәм бары тик иман аша гына хак санавын ача. Изге язмада язылганча: «Аллаһы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк». Яһүдләр белән яһүд булмаганнар арасында аерма юк, чѳнки бер Раббы – барысының да Раббысы. Аңа мѳрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе ѳчен дә Ул юмарт. Әмма ләкин кешенең канун таләпләрен үтәве белән түгел, бәлки Гайсә Мәсихкә иман итүе аша Аллаһы тарафыннан аклану алуын белгәнгә күрә, без дә канун таләпләрен үтәү белән түгел, бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану ѳчен Мәсих Гайсәгә иман китердек; чѳнки канун таләпләрен үтәү белән беркем дә Аллаһы тарафыннан аклана алмас. Шуңа күрә, яһүд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чѳнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер.
Выбор основного перевода