Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шулай итеп, Аллаһы сүзе киң таралды, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә артты, руханиларның да бик күбесе итагатьлек белән иман итте. Әмма Раббы аңа: – Кузгал, чѳнки Мин аны чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирү ѳчен, Үземнең корал итеп сайладым. Тор, аякларыңа бас! Мин сине хезмәтче итеп куяр ѳчен, хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан сиңа киләчәктә күрсәтеләчәк әйберләргә сине шаһит итәр ѳчен сиңа күрендем. Сине яһүд халкыннан да, башка халыклар кулыннан да коткарырмын. Мин сине алар янына җибәрәм. Гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Миңа булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар ѳчен син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең», – диде миңа Раббы. Чѳнки яһүд булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү ѳчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында һичнәрсә сѳйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар кѳче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн ѳлкәсенә кадәр йѳреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем. Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр. Явызлык кылучы һәркемгә – башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга – михнәт һәм газап булачак.
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода