– Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Чыгышы буенча, Ул – кем Улы?– Давыт Улы, – дип җавап бирделәр алар.
Сүз Кеше булды, мәрхәмәт һәм хакыйкать белән тулы булып, безнең арабызда яшәде, һәм без Аның данын, Атаның бердәнбер Улына биргән данын күрдек.
Алар – безнең олы аталарыбызның токымы, Мәсих чыгышы белән алар арасыннан. Ул – һәрнәрсәдән ѳстен Аллаһы; Ул мәңге данлансын. Амин.
Гайсә Мәсихне исеңдә тот. Ул, Давыт нәселеннән булып, үледән терелтеп торгызылды. Бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә.