Һәм хәзер мин Аллаһы тарафыннан аталарыбызга бирелгән вәгъдәнең үтәлүен ѳмет итүем ѳчен хѳкем алдында торам.
Һәм Изге язма, Аллаһының яһүд булмаганнарны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраһимга: «Бар халыклар синең аша фатиха алачак», – дигән Яхшы хәбәр белдерде.
Безгә бу иман һәм хакыйкатьне танып белү – Аллаһы вакыт башланганчы ук вәгъдә иткән мәңгелек тормышка ѳмет бирә, ә Ул беркайчан да ялганламый.