Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кем бу иманы булмаган һәм гѳнаһлы кешеләр арасында Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенең изге фәрештәләре белән Атасының балкып торган шѳһрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер. Аллаһы сезнең һәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарырга һәм фатиха бирергә тели. Шуның ѳчен Ул Үзенең Хезмәтчесен күтәрде һәм Аны иң элек сезгә җибәрде. Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз. Чѳнки хач турындагы сүз – һәлакәткә дучар ителгәннәр ѳчен акылсызлык, ә безнең ѳчен – Гайсәгә иман итеп котылучылар ѳчен Аллаһы кодрәте. Ә инде Аллаһы чакырып алганнар ѳчен, алар яһүдме, яисә грек булсынмы, Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге. Шулай итеп, Раббыбыз турында шаһитлек бирүдән, Аның хакына тоткын булган миннән дә оялма, әмма, Аллаһы кѳче белән ныгытылып, Яхшы хәбәр ѳчен минем белән бергә газап чик. Мин шуның ѳчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чѳнки Кемгә ышануымны беләм, һәм миңа ышанып тапшырылганны Аның соңгы кѳнгә кадәр саклый алачагына инанам.
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода