Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Тоз – яхшы нәрсә. Әмма тоз тозсызланса, аны ничек тозлы итәрсез? Тоз сезнең үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату булыгыз. Бернинди кирәксез сүз сѳйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү ѳчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын. Аллаһының һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте буенча Раббыбыз Гайсә Мәсих сездә шулай итеп данланыр һәм үзегез дә Аңарда данлыклы булырсыз. Әмма йѳрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак ѳметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз, Раббыбыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез. Аңа бүген дә һәм мәңге дан булсын! Амин.
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода