Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Барын да аңлагач, Марк исемле Яхъяның анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык дога кыла иде. Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соң, Марк исемле Яхъяны алып, Иерусалимга кайттылар. Паул һәм аның белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия ѳлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайтты, Барнаб Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде. Әмма Яхъя, тапшырылган эшне тѳгәлләмичә, Памфулиядә үзләреннән аерылып калганга күрә, Паул аны алырга теләмәде. Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык туды һәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте. Бѳтен шәһәрдә буталыш башланды. Паулның юлдашларын – македунияле Гәйне һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар. Аны Пур улы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимуте һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар. Без Асия ѳлкәсенә бара торган Адрамут шәһәреннән булган корабка утырдык һәм йѳзеп киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды. Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзең белән алып кил, чѳнки хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала. Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас һәм Лүк шулай ук сине сәламли.
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода