Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз. Имандашларым, Раббыбыз Гайсә Мәсих һәм Рух мәхәббәте белән сезгә ялварам: минем белән бергә тырышлык күрсәтеп, минем ѳчен Аллаһыга дога кылыгыз. Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен. Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда ѳстен күрегез. Сез Аллаһы мәрхәмәте турында безнең хакка Мәсихкә турылыклы хезмәтче, сѳекле хезмәттәшебез Эпафрастан ѳйрәндегез; Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас һәм Лүк шулай ук сине сәламли.
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода