Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Алар шулай эшләргә карар кылдылар; һәм, дѳрестән дә, яһүд булмаганнар яһүдләр алдында бурычлы. Чѳнки, яһүд булмаганнар яһүдләрнең рухи фатихаларын уртаклашканга, яһүд булмаганнар матди нәрсәләр белән ярдәм күрсәтергә тиешләр. Кайчан да булса кем үз хисабына гаскәри булып хезмәт итә? Йѳзем бакчасы утырткан кеше аның җимешләрен ашамас микән? Кемдер кѳтү кѳтеп тә үзе кѳткән кѳтүнең сѳтен эчмәс микән? Мин боларны кеше уйлаганча гына сѳйлимме? Канун да шул хакта сѳйли түгелме соң? Муса канунында: «Ашлык сугучы үгезнең авызын томалама», – дип язылган бит. Әллә Аллаһы үгезләр хакында кайгыртамы? Муса кануны безнең ѳчен сѳйләмимени? Әйе, бу безнең ѳчен язылган, чѳнки сѳрүче, уңыштан үз ѳлешемне алырмын, дигән ѳмет белән сѳрергә тиеш, ашлык сугучы да шундый ук ѳмет белән сугарга тиеш. Арагызда рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уңыш алырга хакыбыз юкмы? Әллә бу бик күпме? Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез. Аллаһы Йортында эшләүчеләрнең Аллаһы Йортыннан туклануларын белмисезме әллә? Яки корбан китерү урынында хезмәт итүчеләрнең шунда китерелгән корбаннардан ѳлеш алуларын белмисезме? Шуның кебек үк Раббы да Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына кѳн күрергә әмер бирде. Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым. Һәм бу сүзләрне сездән ярдәм кѳтеп язмыйм. Чѳнки мактанычымны кемнең дә булса юкка чыгаруына караганда, минем ѳчен үлем яхшырак. Чѳнки Изге язма болай ди: «ашлык сугучы үгезнең авызын томалама» һәм «эшче хезмәт хакына лаек».
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода