Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Кеше башта үзен-үзе сынарга тиеш, аннан соң гына бу икмәкне ашый һәм бу касәдән эчә ала. Чѳнки үзебезне үзләре белән мактанучыларга тиңләргә яки чагыштырырга батырчылык итмибез. Алар, акылсызланып, үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчиләр һәм үзләрен үзләре белән чагыштыралар. Без исә Аллаһы билгеләгән чикләрдән тыш мактанмыйбыз. Арагыздагы хезмәтләребез дә шул чикләргә керә. Без шул чикләрдән тыш мактанмыйбыз, чѳнки Мәсих турындагы Яхшы хәбәр белән сезгә килеп ирештек инде һәм хәзер сез дә шул чикләрдә. Без башкалар хезмәте белән чамадан тыш мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, Раббы тарафыннан билгеләнгән эшчәнлегебез чикләре тагын да ныграк артыр дип ѳметләнәбез. Шулай итеп, сездән читтәге илләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз. Без бит башкалар эшләгән эш белән мактанырга теләмибез. Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын». Чѳнки үзен-үзе мактаучы түгел, бәлки Раббы мактый торган кеше генә Аның тарафыннан хуплана.
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода