Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт ѳстенә мәрхәмәт алдык, Чѳнки Аллаһы дѳньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын ѳчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын ѳчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде. Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, безнең ѳскә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне койды. Бәлки, кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды Һәм кешеләр арасында яшәде. Ул Үзен түбәнсетте Һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде. Мондый хѳрмәтле бурычны кеше үз ѳстенә үзе йѳкли алмый, аны, үз вакытында Һарунны сайлаган кебек, Аллаһы Үзе билгеләп куя. Алай булгач, Аллаһы Улын аяк астына салып таптаган, Аллаһы килешүенең аны изгеләндергән канын нәҗес дип санаучы, мәрхәмәт Рухын кимсетүче кеше ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек соң? Мәсих гѳнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бѳтен дѳньяның да гѳнаһлары кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан булды.
Выбор основного перевода