Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Ә шәкертләре, китеп, бѳтен җир буйлап Яхшы хәбәрне таратып йѳрделәр һәм Раббы аларга ярдәм итеп торды, аларның сѳйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслады. – Илаһи билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде аңа Гайсә. Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Раббы турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Раббы, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды. Чѳнки яһүд булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү ѳчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында һичнәрсә сѳйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар кѳче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн ѳлкәсенә кадәр йѳреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем. Изге Рух биргән сәләтләр тѳрле, әмма Рух бер үк. Боларның һәммәсен дә бер үк Рух эшли һәм һәркемгә сәләтне Үзе теләгәнчә бүлеп бирә.
Выбор основного перевода