Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Дошманнарыбыз кулыннан котылгач,гомеребезнең барлык кѳннәрендә,бернәрсәдән курыкмыйча,Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып,без Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен,Аллаһы шулай итеп безнең ата-бабаларыбызгашәфкать күрсәтте,Үзе тѳзегән изге килешүне –атабыз Ибраһимга биргән антын –исендә тотты. Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: «Абба, Әти», – дип Аллаһыга мѳрәҗәгать итәбез. Мин моны күздә тотам: варис әле бала вакытта, һәрнәрсәнең иясе булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылмый. Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбияләүчеләренә һәм йорт идарәчеләренә буйсына. Без дә бала вакытта бу дѳнья белән идарә итүче кѳчләр коллыгында идек. Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде. Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде. Чѳнки Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки кѳч, мәхәббәт һәм аек фикер йѳртү рухын биргән. Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр.
Выбор основного перевода