Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
– Яхъя улы Шимун, син бәхетле, чѳнки моны сиңа кеше түгел, ә Минем Күктәге Атам ачып бирде, – диде Гайсә. Сүз Кеше булды, мәрхәмәт һәм хакыйкать белән тулы булып, безнең арабызда яшәде, һәм без Аның данын, Атаның бердәнбер Улына биргән данын күрдек. Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чѳнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. Фани булган мәңгелек булганга үзгәргәч, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәргәч: «Үлем җиңү белән йотылачак»; «Үлем! Синең җиңүең кайда? Үлем! Синең угың кайда?» – дип, Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашар. Үлемнең угы исә – гѳнаһ; ә инде гѳнаһның кѳче – канун. Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безгә җиңү биргән Аллаһыга рәхмәт яусын! хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган һәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән. Гѳнаһ кылучы исә иблистәндер, чѳнки иблис баштан ук гѳнаһ кыла. Аллаһы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде. Шуннан соң, мин күктә кѳчле тавыш ишеттем: «Менә Аллаһыбызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы һәм Аның Мәсихенең хакимлеге урнашты! Чѳнки Аллаһыбыз алдында кѳне-тѳне имандашларыбызны гаепләүче бәреп тѳшерелде.
Выбор основного перевода