Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Чѳнки яһүд булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү ѳчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында һичнәрсә сѳйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар кѳче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн ѳлкәсенә кадәр йѳреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем. Чѳнки мин – рәсүлләрнең иң әһәмиятсезе, һәм рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен, чѳнки Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем. Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә
Выбор основного перевода