Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраһимның токымнары һәм Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.
Ул вакытта сез Аллаһыдан ерак идегез, ә хәзер Мәсих Гайсәдә, Аның каны аркылы, Аллаһыга якынлаштыгыз.
Ул канунны әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аның максаты болай иде: Үзендә бу ике тѳркемнән яңа бер халык булдыру һәм шуның белән татулык урнаштыру,
Үзенең хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, хач аша икесен бер тәндә Аллаһы белән татулаштыру.