Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хѳкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык!
Ә без Аллаһының дѳнья яратылганчы ук даныбыз ѳчен билгеләнгән, яшерен серле зирәклеге турында сѳйлибез.
Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртѳрле югары кѳчләр ѳстеннән бу дѳньяда гына түгел, бәлки киләчәк дѳньяда да һәртѳрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә.