Гайсә аңа җавабында:– Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез.
Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым.
Аңарда тамыр җәегез һәм тѳпләнегез, үзегезгә ѳйрәтелгән иман буенча ныгыгыз һәм бервакытта да рәхмәт укырга онытмагыз.