Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Аллаһының мәрхәмәте аша безгә Рух хезмәте тапшырылганга күрә, без күңел тѳшенкелегенә бирелмибез. Менә шуның ѳчен без күңел тѳшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә кѳннән-кѳн яңара бара. Хәзер сезнең ѳчен кичергән михнәтләремә сѳенәм һәм Үзенең тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Мәсихнең газап чигүләренең җитмәгән кадәрен үземнең тән газапларым белән тулыландырам. һәм, эзәрлекләүләргә карап берегез дә борчылмасын ѳчен, сезне ныгытырга, иманыгызны дәртләндерергә дигән максат белән Мәсихнең Яхшы хәбәрен вәгазьләүдә Аллаһының хезмәттәше булган Тимуте туганыбызны сезнең янга җибәрдек. Безгә эзәрлекләүләр билгеләнгән. Бу турыда сез үзегез дә беләсез.
Выбор основного перевода