Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. Боларның барысын да эшләгез, чѳнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп җитте. Чѳнки иман китергән вакытка караганда, хәзер котылуыбыз якынрак. Тѳн үтеп бара, кѳн туа. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк. Без, башка халыклар котыла алсын ѳчен, аларга сѳйләргә телибез, ә яһүдләр безгә комачауларга тырыша. Һәрвакыт шундый эшләр кылып, алар үз гѳнаһларын күбәйткәннәр һәм, ниһаять, Аллаһының ачуы алар ѳстенә тѳшкән. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу ѳчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә кѳч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чѳнки Раббы кѳненең якынлашуын күреп торасыз.
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода